Бөтенроссия экологик рәсемнәр конкурсының муниципаль этабына йомгаклар ясалды. Конкурс балалар һәм яшьләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик грамоталы тормыш стилен формалаштыру һәм экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, экологик һәм гражданлык-патриотик тәрбия чарасы буларак сәнгать иҗатының ролен көчәйтү максатында үткәрелде.
Бөтенроссия экологик рәсемнәр конкурсының муниципаль этабында районның 12 мәгариф учреждениесеннән 45 бала катнашты. Җиңүчеләрнең һәм призерларның конкурс материаллары Бөтенроссия экологик рәсемнәр конкурсының төбәк этабына юнәлдерелде.