19 март көнне язгы игелек атнасы кысаларында ЮИД (ЯИХ) отряды җитәкчесе Самойлова А.Н. озайтылган көн төркеме укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Куркынычсызлык минуты» үткәрде.
Укучылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белеп кенә калмыйча, аларны һәрчак һәм һәркайда тайпылышсыз үтәргә, алган белемнәрен гамәлдә куллана белергә тиеш. Моңа бары тик системалы һәм максатчан эшне оештыру шарты белән генә ирешеп була.