Язгы каникуллар алдыннан безнең мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышка Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Апас отрядының Олы Шәмәк авылы ОПП начальнигы чакырылган иде Васин В.В.
Ул янгынга каршы куркынычсызлык, язгы ташу вакытында су объектларында үз-үзеңне тоту куркынычсызлыгы мәсьәләләре белән чыгыш ясады. Куркынычсызлыкның башка мәсьәләләренә дә кагылды. Көн тәртибендә шулай ук балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау турында да әйтелгән иде. "Дроперлар, ничек җинаятьтә катнашмаска" турындагы мәсьәлә кузгатылды. Ата-аналарга "Заступник" кушымтасы, яшүсмерләр арасында зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм каникул вакытында гомуми куркынычсызлык буенча башка мәсьәләләр турында искә төшерделәр. Ата-аналар каникул вакытында Пушкин картасы буенча була торган чаралар белән таныштылар.