2025 елның 21 мартында Апас муниципаль районында Ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы узды.
Конкурсның максаты - укучыларны тәрбияләү мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру.
Конкурсның зона этабында Тәтеш, Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Чүпрәле муниципаль районнарыннан 6 ата-аналар комитеты катнашты.
Ата-аналар комитетлары 3 сынауда көч сынашты:
1. Визит карточкасы «Безнең күңелле дус сыйныф!»;
2.«Бердәм сыйныф серләре» күргәзмәсе;
3.«Бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия буенча киңәшче» иҗади проектын яклау.
Конкурс йомгаклары буенча Тәтешнең 1 нче мәктәбенең 7 «А» сыйныф ата-аналар комитеты Советлар Союзы Герое П.С. Ханжин 1 урын яулады! Сыйныф җитәкчесе Хәмидуллина Гүзәл Рәис кызы.