Мәдәният яңалыклары

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

21 март Олы Тормы авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль райнонының мәдәни-ял итү учрежденияләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында «Нәүрүз» язгы көн белән төн тигезлеге бәйрәме булып узды. Авыл мәдәният йорты мәйданында бәйрәм рухы хөкем сөрде, ерактан халыкны көчле музыка, коймак исе һәм урамда пешерелгән хуш исле ботка исе җәлеп итте.

Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, халык уеннары: капчык киеп йөгерү, йомырка салып йөгерү, аркан тарту үткәрелде. Тату уеннар, әйлән-бәйлән уйнау, елмаю һәм җырлар язның чын бәйрәмен яңартты.

Авыл үзешчәннәре бәйрәм программасында үзләренең күптөрлелеген сәхнәдә күрсәттеләр. Гадәт буенча бәйрәмнән соң барлык кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International