21-23 март көннәрендә Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә бәйрәм программалары, язгы көн белән төн тигезлегенең «Нәүрүз» халык күңел ачулары булып узды. Күмәк уеннар, әйлән-бәйлән уйнаулар, җыр һәм биюләр язның чын бәйрәмен яңарттылар. Гадәт буенча барлык кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар.