Мәдәният яңалыклары

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

23 март «Дуслык» иҗат коллективы (Олы Тархан авыл мәдәният йорты, җитәкчесе Гомәрова Нәргизә) Ульяновск шәһәрендә узган, Бари Тарханов исемендәге X Ачык өлкә татар халык һәм үзешчән театр коллективлары фестивалендә катнашты.

Үзешчәннәр тамашачылар игътибарына прозаик һәм журналист Айгөл Әхмәтгалиеваның шул ук исемдәге драма пьесасы буенча куелган «Баш куям тезләреңә» спектаклен тәкъдим иттеләр. Татар үзешчән сәнгатен үстерүдәге, шулай ук Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе арасында төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары өчен коллектив татар милли-мәдәни автономиясенең һәм Ульяновск өлкәсе татар мәдәнияте үзәгенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International