Хөрмәтле Тәтеш районы мәдәният хезмәткәрләре, кадерле тармак ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм яңа иҗади казанышлар телим! Сезнең идеяләр якташларыгызның йөрәгендә кайнар җавап тапсын, ә хезмәт лаеклы бәяләнсен.
Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, иминлек һәм тынычлык телим! Ватанны саклаучылар елы районыбызның мәдәни тормышында яңа казанышлар һәм якты вакыйгалар чоры булсын!