Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәр читендәге «Акчарлак» лагеренда ял итүче балалар өчен «Россия горурлыгы - аның уллары» СВО буенча китаплар тәкъдир иттеләр. Чара барышында катнашучыларга виртуаль күргәзмә күрсәтелде, анда алар махсус хәрби операциягә багышланган китаплар аннотациясе белән таныша алдылар.