СВО катнашучысы гаиләсендә туган баланың тууын теркәү

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә СВО катнашучысы гаиләсендә туган баланың тууын теркәү булды. Бу - ир белән хатынның икенче баласы. Ленар һәм Натальяның - гаиләдә олы кызлары Эмилия бар. Район җитәкчелеге исеменнән, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова әнине улы туу белән котлап, Натальяга яңа туган гражданинның беренче документын тапшырды, бу гаиләдә балаларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен, районыбызның, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булуын теләде. Балаларның әтисе хәзерге вакытта СВО катнашучысы булып тора һәм тууны теркәүдә катнаша алмады. Малайны әти-әнисе Артур дип атаганнар, тәрҗемәдә "аю кебек көчле" дигәнне аңлата.

Яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы К.В.Әхтәмова әйткәнчә, ул да Натальяны улы туу белән котларга килгән, «...сабый сәламәт һәм көчле булып үссен һәм, һичшиксез, безнең спорт секцияләренә йөрсен. Бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International