Карга боткасы- татар халыкының иң популяр язгы бәйрәмнәрнең берсе. Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында каргалар китерә дип санаганнар, шуңа күрә кар эри башлау һәм беренче инешләр барлыкка килү белән кошлар очып килү хөрмәтенә Карга боткасы бәйрәме оештырганнар. Бу борынгы йола чәчү алдыннан үткәрелгән: аның мәгънәсе – яхшы һәм мул уңыш булсын өчен кошларны ашату. Безнең балалар бу бәйрәмне бик яраталар һәм һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. Менә бүген дә, 25 мартта, балаларны милли бәйрәм, аның тарихы һәм халык тормышындагы әһәмияте белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләре турында күзаллауларны киңәйтү һәм милләтара дуслык тәрбияләү максатыннан, татар теле тәрбиячесе Абдурахманова Әнүзә Вилдановна балалар белән искиткеч фольклор бәйрәме оештырды. Бәйрәм башында Анюза Вилдановна балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Балалар бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Саф һавада балалар халык уеннары уйнадылар һәм биеделәр. Соңыннан барысы да традицион тәмле карга боткасы белән сыйландылар. Әлбәттә, ботканы җиргә, күккә, суга һәм каргаларга калдырырга онытмадылар. Бәйрәм һәркемгә уңышлы ел, тынычлык һәм татулык, мәхәббәт һәм игелек теләү белән тәмамланды.