Хөрмәтле театр сөючеләр!
Бу бәйрәм көне уңаеннан театр өлкәсенең барлык хезмәткәрләренә, һәр тамашачыга карата мәхәббәт һәм җаваплы мөнәсәбәтләре, көндәлек иҗади эзләнүләре, заманча дөнья киңлегендә театр сәнгатен популярлаштыру өчен рәхмәт белдерәсе килә. Татарстан Республикасы хаклы рәвештә Россиянең иң театраль төбәкләреннән санала. Профессиональ коллективлар гына түгел, дистәләгән үзешчән театрлар да тамашачыларны үзенең премьералары белән сөендерә. Әлеге сәнгатьне сөеп, җиренә җиткереп башкаручы һәр хезмәткәрне бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә бетмәс-төкәнмәс яңа идеяләр, уңышлы проектлар, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов