Игътибар, анонс!

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

10 апрель  18.30 сәгатьтә Тәтеш районы мәдәният йортында талантлы драматург Рәдиф Сәгъди пьесасы буенча  «Сынган беләзек» спектакле күрсәтеләчәк. Келәш авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Ихлас» халык театры сугыш еллары турында спектакль күрсәтәчәк. Бу язмышлары сугыш аркасында җимерелгән гади кешеләр турында күңелне нечкәртә торган вакыйга. Төп героиня, Фагыйлә, – ире фронтка китеп, бүтән әйләнеп кайтмагач, тормышы үзгәргән гади авыл хатыны. Үлеме турында аңа хәбәр итсәләр дә, ул гомере буе иренең кайтуына өметләнә. Беркөнне ишек ачылып, сөйгән егете өйгә кайтачак, дип күңеленнән ышанып яши. Бу ышаныч аның өчен көч һәм юаныч чыганагына әверелә.  Билетларны Район мәдәният йорты кассасынан алырга мөмкин. Шулай ук «Пушкин картасы» буенча сатып алу мөмкинлеге бар. Белешмәләр өчен телефон: 89991550395, 25758. Категория 12+

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International