МБББУ "Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбе"укучылары язгы каникулларын күңелле һәм бай итеп үткәрәләр. Спорт залында спорт һәм команда рухы бәйрәменә әверелгән "Күңелле стартлар" узды. Балалар, командаларга бүленеп, физик әзерлекләрен генә түгел, бергәләп эшли белүләрен дә күрсәтеп, ярышларга энтузиазм белән кушылдылар.