27 мартта Тәтеш муниципаль районының өстәмә белем бирү үзәгендә «Күңелле маҗаралар» квест-уены булып узды. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, фикерләүне, игътибарны активлаштыру, бердәмлек, коллективизм хисе тудыру өчен уңайлы шартлар тудыру максатында үткәрелде. Уен барышында балалар вакыйгаларга тулысынча чумды һәм актив эшчәнлеккә кушылды. Командалар «Нокталы рәсем», «Лабиринт», «Рәсем яса», «Мемалар», «Крокодил», «Тавышны кабатла», «Кызыклы сынаулар»,«Беренче апрель газетасы» станцияләрендә көч сынаштылар. Уен барышында катнашучыларга тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үз белемнәрен күрсәтергә, логик фикерләүне, эрудицияне һәм фантазияне күрсәтергә, шулай ук яңа һәм кызыклы нәрсәләр белергә тәкъдим ителде. Һәр команда маршрут кәгазе алды, аның нигезендә станцияләр буенча сәяхәт башкарылды да инде. Биремнәр өчен баллар-смайликлар куелды. Маршрут ахырында уенга йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Барлык катнашучылар да татлы призлар белэн бүләкләнделәр.



.