Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Чинчурин авыл китапханәсе базасында Баутиннар гаиләсенә багышланган өйрәнү сәгате үткәрелде, бу гаиләдән фронтка алты ул киткән.
Краевед Иванова Милица үз халкы өчен күп эш башкарган бай биографияле кешеләр турында сөйләде. Алар барысы да дәһшәтле чорда, икеләнмичә, күкрәкләре белән Ватаныбызны яклап чыктылар, хәрби бурычларын намус белән үтәделәр, Ватаныбызның тугры патриотлары булдылар һәм калдылар. Ванюхина Наталья, Үзәк китапханә китапханәчесе, әлеге гаилә турында видео - презентация күрсәтте.