Хөрмәтле тәтешлеләр!
Чын күңелдән сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм якты Ураза бәйрәме башлану белән котлыйм! Бу ай рухи үсеш, шәфкатьлелек һәм игелекле эшләр чоры булды. Ураза гаете-рухи чистарыну, тынычлык һәм шәфкатьлелекнең мөһимлеген искә төшерә торган бәйрәм. Аның кыйммәтләре, диненә карамастан, һәркемгә якын. Безнең катлаулы заманда төрле мәдәният һәм гореф-гадәтләр кешеләре арасында бердәмлекне, үзара аңлашуны һәм хөрмәтне саклау аеруча мөһим. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы һәм барлык башлангычларда уңышлар телим! Күңелләрегез һәрвакыт иман, өмет һәм мәхәббәт белән тулсын!
Ураза гаете мөбарәк булсын!