Каюм Насыйри исемендәге төбәкара яшүсмерләр укулары

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Казан шәһәренең 81 нче мәктәп базасында XXIII төбәкара яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары узды. Быелгы күркәм чара күренекле татар галиме-энциклопедисты, тарихчы, этнограф, әдәбиятчы, тел белгече Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды. Чараны ачу  тантаналы шартларда  «Созвездие-Йолдызлык» Арт - резиденциясе бинасында  күтәренке рухта узды.

Укулар эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 193 укучы һәм аларның укытучылары катнашты. Укучылар үз эшләрен 13 секциядә якладылар. Кадет-интернат мәктәбенең туган тел укытучысы, фәнни җитәкче Нәфисә Сиякина һәм 7 класс кадеты Макаров Даниэль К.Насыйри укуларында Ватанны саклаучылар елына багышланган иҗади проект тәкъдим иттеләр. Эшне уңышлы яклап Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнделәр.

Лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International