29 март көнне Кече Әтрәч авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль программасы кысаларында «Гитара белән танышу» мастер-классы булып узды. Кунаклар һәм катнашучылар музыка дөньясына чумдылар, уен коралының тарихы, төзелеше һәм уенның төп алымнары турында белделәр. Мастер-классны алып баручы гитара турында сөйләп кенә калмады, тавыш чыгаруның төрле техникасын да билгеләп үтте.