31 март «Мәдәният волонтерлары» ирекле оешмасының Тәтеш бүлекчәсе активистлары Олы Шәмәк авылында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат – йортында булып кайттылар. Очрашу кысаларында музыкаль - юмористик программа уздырылды, биредә бәхет, мәхәббәт, изге теләкләр турында популяр җырлар яңгырады. Рәхмәтле тамашачылар артистларның осталыгын лаеклы бәяләделәр, һәр музыкаль номерны алкышлар белән каршы алдылар.