Игътибар, игълан!

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

28 апрель  18.30 сәгатьтә Тәтеш районы мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» (Рафинад) пьесасы буенча «Мишәрем-шикәрем» музыкаль комедиясе булачак, режиссеры Рөстәм Галиев. Әлеге комедия бүгенге көндә бик актуаль һәм озак еллар шулай булачак, чөнки биредә гаилә, әхлак, көнкүреш гореф-гадәтләр кузгатылган. Комедия безгә бер-беребез турында кайгырту кебек вак-төякләр турында уйланырга, традицияләрне бозмыйча яшәргә мөмкинлек бирә. Бу спектакль кешеләрне үз тормыш рәвешен яңадан аңларга һәм өстенлекләрне дөрес урнаштырырга илһамландырыр дип өметләнәсе килә. Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән! Билетларны Район мәдәният йорты кассасыннан алырга мөмкин. Шулай ук «Пушкин картасы» буенча сатып алу мөмкинлеге бар. Белешмәләр өчен телефон: 89991550395, 25758. Категория 12+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International