Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Авдонин Иван Николаевич үзенең туган көнен билгеләп үтә. Тәтеш шәһәренең А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эше штабы әгъзалары ветеранны туган көне белән котлады.
Чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек һәм оптимизм телибез! Якыннарыгыз Сезне кайгыртулары һәм игътибары белән сөендерсен, көн саен игелек һәм уңай хисләр бүләк итсен. Сез Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы авыр сынауларны намус белән кичергән герой. Көчегезне, сәламәтлегегезне һәм гомерегезне кызганмыйча фронтта сугышканыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Сезнең кебек кешеләр – шәһәребезнең горурлыгы һәм даны, ә сезнең тормышчан үрнәгегез-үсеп килүче буын өчен лаеклы үрнәк булсын!