Без барыбыз да юл – транспорт шартларында үз-үзеңне тотуның билгеле бер нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәргә кирәк булган җәмгыятьтә яшибез. Еш кына юл – транспорт һәлакәтләрендә юл янында уйнаучы, тиешсез урыннарда урам аша чыгучы балалар гаепле. Бүген «Сабый» балалар бакчасының өлкән-әзерлек төркеме балалары уен формасында урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар, мультипликацион геройлар ярдәмендә авария хәлләрен ачыкладылар.