Тәтеш шәһәренең "Әкият" балалар бакчасы яңалыклары

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Яз-табигатьнең җанланып киткән чоры. Җылы илләрдән кошлар очып кайтып,безне үзләренең җырлары белән сөендерәләр. Елның бу вакытында канатлы дусларыбызга азык һәм ышык урын җитмәвен истә тотып, күпләр агачларга кошлар өчен йортлар — сыерчык оялары элә.
Безнең "Әкият" балалар бакчасында балалар әти-әниләре белән бергәләп чын сыерчык оялары ясадылар һәм аларны балалар бакчасы территориясенәге агачларга беркеттеләр. Хәзер  тиз арада һәр ояның үз хуҗасы булыр, дип өметләнергә генә кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International