1 апрель Тәтеш шәһәренең «Түбәтәй Tower» визит-үзәгендә көлке көне кысаларында «90 нчы елларга кире кайту» конкурс-күңел ачу программасы булып узды. Катнашучыларны көлкеле конкурслар, үзешчән артистлар башкаруында дәртле җырлар һәм биюләр көтте. Чара кунаклары бу чорның иң якты һәм истә калырлык мизгелләре атмосферасына сагынып чумдылар.