Бүген "Сабый» балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме узды, ул башкорт һәм татар халыклары арасында иң популяр язгы бәйрәмнәрнең берсе. Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Хәйретдинова Л.Ф. балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр, күңелле уеннар уйнадылар һәм биеделәр. Чара азагында балалар чуенда "пешкән" ботка белән сыйландылар.