Яз килү белән шәһәр урамнарында бик күп велосипедлар һәм самокатлар барлыкка килде. Шуңа күрә бу транспорт чараларында имин хәрәкәт итү кагыйдәләрен искә төшерү бик актуаль, бүген "Әкият"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шулай эшләде дә. Балалар велосипедчының имин йөрү өчен кирәк-яракларын билгеләделәр, аның кайда һәм ничек хәрәкәт итәргә тиешлеген искә төшерделәр, шулай ук мондый сәфәрләрнең кеше өчен дә, әйләнә-тирә табигать өчен дә файдасын билгеләделәр.
Чарада "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Урманова А. Х. һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Сәгъдиев Л. Р. катнашты.
Алсу Хәлиловна балаларга велосипедта һәм самокатта имин хәрәкәт итү турында сөйләде, ә Ленар Рәшит улы әлеге транспорт чаралары белән бәйле төрле юл хәлләренә мисаллар китерде һәм куркынычсызлык кагыйдәләренең кулланылышын күрсәтте.
Очрашу бик кызыклы булды!