Нармонка мәктәбе хәбәрләре

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Апрель -чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмәләр - буыннарны берләштерүче яхшы традиция. Без барыбыз да авылларыбызны һәм шәһәрләребезне чиста һәм матур итеп күрергә телибез, ә бу күбесенчә үзебездән тора. Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза. Икеайлыкның төп максаты-торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелган өемнәрне, чүп-чарны ачыклау һәм бетерү, кар капламы төшкәннән соң территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик халәткә китерү. Шулай ук агач утырту, яр буйларын чистарту эшләре башкарылачак.  Бүген гомуми мәктәп өмәсе барлык укучыларны, укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне берләштерде! Командаларга бүленеп, барысы да территорияләрне чүп-чардан чистартырга киттеләр. Нармонка урамындагы мәктәп яны территориясен чистарттылар, чүп-чар җыйдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International