2нче апрель көнне Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Бел һәм сакла!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Анда балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре, велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шулай ук «Юлларда куркынычсызлык» дип исемләнгән мәгълүмәти буклетлар да таратылды.