Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, «ЭКОяз – 2025» республика конкурсы чаралары кысаларында, логопедия төркемдә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячесе Янгельдина А.С.) "Күгәрчен - тынычлык кошы" акциясендә катнаштылар.
Педагог балалар белән Ак Күгәрченнең тынычлык символы булуы, ә «күгәрчен – тынычлык кошы» дигән гыйбарәнең Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң популярлашуы турында әңгәмә үткәрде. Балалар күгәрченнәр ясап үтеп баручыларга тапшырдылар, шулай ук шигырьләр сөйләделәр.
Бу акция Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган һәм безгә бүгенге бәхетле тормыш бүләк иткән сугыш геройларына Рәхмәт хаты булды.
Без тынычлыкның бәясен һәм киләчәк буыннар хакына аны саклап калу кирәклеген искә төшерергә телибез!