30 марттан 4 апрельгә кадәр мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Тәтеш муниципаль районының «Без төрле, әмма без бергә» тематик сәгатьләре, «Очрашуга адым» мәгълүмати-агарту әңгәмәләре, «Зәңгәр төскә кабыз» акцияләре, «Без шундый төрле, без шундый шәп!», Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат бирү көненә багышланган #КешеләрКешеләрКебек IX Бөтенроссия инклюзив фестивале кысаларында халыкка аутизм турында һәм әлеге диагнозлы кешеләргә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздырылды. Фестивальнең максаты-аутизм турында мәгълүмат тарату һәм аутистик спектр тайпылышлары булган затларны социаль мохиткә кертү.