3 апрель Түбән Тархан авыл клубында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Бер халык, бер ил, бер язмыш» патриотик сәгате үткәрелде. Очрашуның мактаулы кунагы-ялга килгән якташыбыз — Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы булды. Ул үзенең хезмәт турындагы хатирәләре белән уртаклашты һәм авылдашларының күпсанлы сорауларына җавап бирде, алар аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, иң мөһиме Җиңү белән өйләренә кайтуларын теләделәр.