«Сабый» балалар бакчасы хезмәткәрләре янәшәдәге һәм беркетелгән территорияләрне җыештыру буенча язгы өмәдә катнаштылар. Чүп-чар җыйдык, былтыргы яфракларны җыеп алдык. Искиткеч һава торышы күтәренке кәефкә һәм эшкә сәләтлелеккә ярдәм итте. Уртак тырышлык белән территория үзгәрде: чисталанды һәм матурланды.