Шәһәр паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көненә багышланган #ЛюдиКакЛюди IX бөтенроссия инклюзив фестивале кысаларында "Без барыбыз да шундый төрле" мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Шәһәр халкына аутизмның нәрсә булуы, аның үзенчәлекләре һәм аутистик тайпылышлы кешеләрне кабул итү һәм аларга ярдәм итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Балаларга һәм өлкәннәргә аутизм, аның билгеләре һәм аутист балалар проблемалары, җәмәгать урыннарында үзенчәлекле балаларның үз-үзләрен тотышына ничек җавап бирергә кирәклеге турында сөйләүче мәгълүмати битләр тараттылар.