Байраш мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында "Җиңү тарихында хатын-кызлар образы" дигән тематик сәгать үтте. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызларның фидакарьлеге турында сөйләштеләр. Мисалга Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган хатын-кызларның тормыш тарихын тикшерделәр. Балалар героиняларның язмышы, аларның рухи көче һәм якты киләчәккә ышанычы турында күп кенә яңалыклар белделәр.