Нармонка мәктәбенең балаларны карау төркемендә «Юл билгеләре шәһәре»дигән чара узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар, транспорт турындагы табышмакларны чиштеләр һәм юл билгеләре төшерелгән пазллар җыйдылар.