7-8 апрель көннәрендә Урюм авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Елена Карпова Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры базасында «Балалар фольклор коллективлары белән эшләү методикасы, аларның хәзерге практикада тәҗрибәсе» темасына квалификация күтәрү курслары үтте.
Фольклор иҗатының актуаль темалары каралды, хореография материаллары белән эшләү һәм фольклор коллективлары белән эшләү буенча мастер - класслар күрсәтелде. Курслар тәмамлангач, аңа сертификат тапшырылды.