"Сабый" балалар бакчасында макулатура җыю буенча акция узды. Акция алдыннан танып-белү әңгәмәсе үткәрелде, аның барышында балалар планетабызның табигый матурлыгын саклау эшенә һәр кешенең нинди өлеш кертә алуын белделәр.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар акция идеясен хупладылар һәм макулатура җыю процессына актив кушылдылар. Акциядә актив катнашканнары өчен барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!