Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Сабый» балалар бакчасының өлкән төркемендә хәрби техника күргәзмәсе уза.
Балалар сугышчан машиналарны, танкларны, самолетларны, корабларны кызыксынып карыйлар. Укытучылар балаларга сугыш, Армиябезнең батырлыклары турында сөйлиләр.