Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 1 нче сыйныфта "Тынычлык күгәрчене - Җиңү күгәрчене"дигән патриотик акция узды.
Чара барышында балалар тынычлык һәм Җиңү символына әверелгән ак күгәрчен тарихы һәм символикасы белән таныштылар. Балалар Бөек Ватан сугышы вакытында почта күгәрченнәренең, радиоэлемтә сафтан чыкканда, подразделениеләр арасында юлламалар ташып, мөһим Хәрби бурычлар үтәүләрен белделәр. Мондый чаралар башлангыч сыйныф укучыларында патриотик хисләр, үз илебез тарихына һәм аның геройларына хөрмәт тәрбияләргә, шулай ук тынычлык һәм Ирек кыйммәтләрен аңлауны формалаштырырга ярдәм итә.