25 апрель Тәтеш шәһәренең МБУ БУ «Балалар сәнгать мәктәбендә» Туган тел көне кысаларында, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Йөрәкләребездә Тукай» исемле музыкаль-шигъри кичә үткәрелде.
Бәйрәмнең мактаулы кунаклары: Россия Федерациясе агросәнәгать комплексының Мактаулы хезмәткәре, «Халыкара хатын-кызлар берлеге» оешмасында Татарстан Республикасының рәсми вәкиле, «Колос» А/Ф ҖЧҖ директоры, «Сафиуллова Р.Г.» КФХ башлыгы, Тәтеш муниципаль районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, Тәтеш муниципаль районының Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина катнаштылар. Район мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары Габдулла Тукай әсәрләре буенча иҗади концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Район шагыйрьләре үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Чара татар халкының гимнына әверелгән Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын тулаем башкару һәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.





