Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Башлангыч сыйныф укытучылары татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган «Без Тукай варислары» дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалыклар ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар. Туган ил, туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, «Су анасы», «Печән базары», «Яхуд Яңа Кисекбаш», "Шүрәле" кебек әкият – поэмалар белән таныштылар. Ә ахырда балалар рәхәтләнеп «Туган тел» җырын җырладылар, ул татар халкының гимнына әверелде. Чара барышында балалар Габдулла Тукай әкиятләре буенча мультфильмнар карадылар.