Татар теле атналыгы, Габдулла Тукайның туган көне, Туган тел көне, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында А.А.Соколовский исемендәге Тәтеш икенче урта мәктәптә «Туган телем- иркә гөлем» дип аталган чара узды.
Чарада мәктәбебез укучылары Габдулла Тукай әсәрләре геройлары белән сәяхәткә чыктылар. Туган телдә шигырьләр укылды, җырлар җырланды, шигырьләр сәхнәләштерелде.
Укучыларга Тукайга багышланган чараларда актив катнашкан өчен мактау кәгазьләре тапшырылы. Һәр кеше үз туган телен белергә, башка телләрне хөрмәт итәргә тиеш!