26 апрель Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Туган тел көне кысаларында, Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Йөрәкләребездә Тукай» тематик сәгатьләр, әдәби-музыкаль кичәләр, «Г.Тукай төрле телләрдә» дип исемләнгән китап укучылар конкурслары, «Тукай эзләре буенча сәяхәт» рәсем конкурслары булып узды.
