Ватанны саклаучылар елы һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Тоншерма урта мәктәбенең яшь армиячеләре «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Җиңү бәйрәмендә һәркем үзенең катнашы барлыгын тоя алсын өчен, укучылар авыл урамнарына чыктылар һәм авылдашларына тасмалар тапшырдылар.