Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

26 апрель көнне, “Ветеранга кунакка” патриотик акциясе кысаларында Байраш авыл җирлеге секретаре мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар белән берлектә тыл хезмәтчәне Мухамматуллина Сәймә Абделгали кызына бардылар.

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов исеменнән аны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, Татарстан Республикасы Рәисеннән бүләк һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International