27 апрель Кошки-Яңа Тимбай авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Чигү-милли казаныш» чигү буенча мастер-класс булып узды. Элек-электән чуаш хатын-кызлары кием-салымны һәм көнкүрешне чигү белән бизәгәннәр.
Гади киндер оста кулларда сәнгать әсәренә әверелә. Балалар чуаш чигү үрнәкләре, аның мәгънәләре һәм бизәк тарихы белән бәйле риваятьләр белән таныштылар. Аннан чарада катнашучы һәркем үз бизәкләрен уйлап тапты һәм үзләрен чигүдә сынап карады. Киләчәктә әлеге техника ярдәмендә балалар кием-салымга, ашъяулыкларга, мендәрләргә, тастымалларга һәм башка декор әйберләренә бизәкләр чигәргә мөмкин булачак.