2 май Бакырчы авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Батырлык хәм Дан юлы» патриотик концерты булып узды.
Сәхнәдән таныш сугыш еллары җырлары, көйләре, үзешчәннәр башкарган биюләр яңгырады. Әлеге чара ата-бабаларыбыз истәлегенә багышланды, мәдәният йорты иҗат коллективының патриотизм, талант һәм бердәмлек чагылышы булды.