Монастырск авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

3 май Монастырск авылы мәдәният хезмәткәрләре Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе үткәрделәр.

«Георгий тасмасы» акциясе-халык хәтере эстафетасы, ата-бабаларыбызның, бабаларыбызның батырлыкларына хөрмәт, үз җиребезне, халкыбызны, телебезне, исемебезне сакларга әзерлек эстафетасы. Акциядә катнашучылар Георгий тасмасы төсләренең тирән символик мәгънәгә ия булуын белделәр-бу дары һәм ут төсләре, Җиңү, батырлык һәм каһарманлык, ветераннарның истәлеге һәм хөрмәте булып тора.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International