4 май Алабирде авылы мәдәният йорты директоры Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» мастер-классы үткәрде.
Чарада катнашучылар брошлар ясау техникасын үзләштереп кенә калмадылар, Георгий лентасы тарихы белән дә таныштылар. Мәдәният йорты директоры аксессуар ясау серләре белән уртаклашты һәм бу символның мәгънәсе, шулай ук аны Совет бүләкләре белән бергә куллану турында искәртеп үтте.